Чайковский тууына 175 ел тулу Удмуртиядә ел буена билгеләнәчәк

Танылган композитор Петр Чайковский тууына 174 ел әле киләсе елда гына тулуга карамастан, Удмуртиянең Воткински шәһәрендә бу уңайдан бәйрәм чаралары башлана. 7 май көнне "Юбилейга кадәр бер елны" рәсми ачу тантанасы була, дип хәбәр итте шәһәр идарәсенең матбугат бүлеге.

7 май көнне "балачак хәтирәләре" һәм елга буенда "Аккош күле" исемле театр-музыка тамашалары булачак. Шәһәрнең үзәк мәйданында яшьләр флеш-моб оештырачак.

Чайковский 1840 елның 7 маенда Воткинскида туган. Ел саен анда композитор исемендәге музыка бәйгеләре үтә.