Ислам җәдвәле белән Рәҗәб ае башланды

Бүген мөселманнар өчен изге өч айның берсе - Рәҗәб ае башлана.

Рамазаннан алда килгән Рәҗәб, Шәгъбән айларында да дин сугышлар һәм каршылыклардан тыелырга, гыйбәдәт кылырга куша. Күпләр бу айда ураза тота.