Халыкара валюта фонды Украинага кредит бирә

Халыкара валюта фондының Вашингтондагы башкарма шурасы Украинага 17.01 миллиард долларлык кредит бирергә әзер булганын белдерде. Аның 3.19 миллиарды хәзер үк бүленәчәк.

Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Фонд ярдәмендә булдырылачак Украина хөкүмәтенең икътисади программасы илдә финанс тотрыклылык һәм икътисади үсешкә, шулай ук аз керемле ватандашларга ярдәм итәргә тиеш.

3.19 миллиард долларның 1.29 миллиарды бюджетка ярдәмгә бирелә. Барлык билгеләнгән акчаның икенче һәм өченче өлешләре программаның тормышка ашырылу нәтиҗәләренә карап бүленәчәк.

Халыкара валюта фондының бу карары Украинага алга таба Дөнья банкы, Европа берлеге һәм башка финанс оешмалардан ярдәм алуга юл ача.