Сүриядә ике шартлауда 18 кеше һәлак булды

Сүриянең Һама вилаятендә ике интихарчы ике машинаны шартлатты һәм 18 кеше һәлак булды, 50-дән артык кеше яраланды. Алар арасында 11 бала да бар, дип хәбәр ителә.

Дәүләт медиасы шартлау өчен террорчыларны гаепләде. Сүрия хакимияте Бәшәр Әсад режимына каршы көрәшүче гыйсьянчыларны террорчылар дип атый.

Сүриядә өч ел элек башланган низаг нәтиҗәсендә 150 меңнән артык кеше һәлак булды.