Прокуратура кырымтатар җитәкчеләрен экстремизмда гаепләргә куша

Кырым прокуроры Поклонская Рифат Чубаровка кисәтүне укый

Кырым прокуроры Мәҗлескә килеп аның рәисе Рифат Чубаровны "экстремизм эшчәнлеген туктату кирәклеге" турында кисәтте.
Кырым прокуратурасы Русиянең тикшерү комитеты һәм Федераль Иминлек Хезмәтенә кырымтатарларның 3 май көнне Әрмәни базарда (Армянскида) юлбашчылары Мостафа Җәмилевны каршы алырга барулары өчен "гаепле булганнарга карата җинаять эше ачуны сорап" ике хат юллады.

"3 май көнне Әрмәни базар һәм Кырымның башка районнарында Рифат Чубаров җитәкчелегендә канунсыз экстремистик җыеннар оештырылды, анда тәртип бозылды, машина юллары ябылды, Русиянең чиге канунсыз чыгылды, дәүләт органнарына үз эшләрен эшләргә комачаулау очраклары булды, көч кулланылды", дип белдерде Кырым прокуроры Поклонская.

Боларны исәпкә алып Кырым прокуратурасы тикшерү комитетыннан һәм ФСБдан гаепле булганнарга карата "тәртип бозу", "хакимият вәкиленә каршы көч куллану" һәм "документсыз чикне чыгу" маддәләре нигезендә җинаять эше ачып тикшерү башлауны сорый.

Шул ук вакытта Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров дүшәмбегә прокуратурага чакыртылды. Дүшәмбене көтмичә прокурор Поклонская Мәҗлескә бүген кич үзе килеп "экстремизм эшчәнлеген туктату кирәклеге" турында кисәтү ясап китте. Кисәтүнең язмачасы Чубаровның кулына бирелмәгән. Боларны ул үзенең Facebook сәхифәсендә язды. Кичә Мостафа Җәмилевны каршы алырга килүчеләр һәм аның Кырымга кертелмәвенә протест белдереп Бакчасарайда машина юлын ябучылар мәхкәмәгә чакыру алганнары турында хәбәр итте.

Your browser doesn’t support HTML5

Кырым прокуроры Мәҗлесне ябу белән яный


"Экстремизмга каршы көрәш канун нигезендә генә бара ала, аның өчен җәзадан беркем дә кача алмый", дип белдерде прокурор Поклонская.

Чаллыда 28 апрель көнне узган, кулга алынган һәм эзәрлекләүләргә дучар ителгән мөселманнарны яклау пикеты вакытында чыгыш ясаучылар кырымтатарларның экстремизмда гаепләү ихтималы турында борчылып сөйләгән иде.