Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров вазифасыннан китә

Әхмәт Мазһаров

Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров вазифасыннан китү турында гариза язган. Бу хәбәрне академиядән кире какмадылар, рәсми белдерүнең пәнҗешәмбе көнне игълан ителәчәген әйттеләр.

Пәнҗешәмбе фәннәр академиясендә президиум утырышы була.