Рөстәм Миңнеханов патрирх Кириллны Татарстанга чакыра

Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сишәмбе көнне булган православ җәмәгатьчелек форумында Русия патриархы Кириллны Татарстанга чакырды.

Миңнеханов Татарстан митрополиясенең Русиядә эре дини оешмаларның берсе икәнлеген әйтеп, элекке патриарх Алексий IIнең Татарстанга ике тапкыр килүен, ә соңгысында Мәръям ана иконасын алып килүен белдерде.

Бу чарада катнашкан чирәү вәкиле Всеволод Чаплин "Бизнес Online"га Миңнехановның чакырганлыгы турында хатның патриархка җиткереләчәген әйткән.