Татарстанның яшь музыкантлары Чехиядә лауреат булды

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның яшьләр симфоник оркестры 6-11 май көннәрендә Прагада "Чехия-Русия диалогы" халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивалендә һәм Моцарт исемендәге халыкара музыка бәйгесендә катнашты. Яшь музыкантлар Прага һәм Чехиянең башка шәһәрләрендә Глюк, Бах, Гайдн, Моцарт, Сибелиус һәм Яхин әсәрләрен башкарды. Ел ярым элек кенә оешкан оркестр I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.