Әфганстан президентын сайлауның икенче туры 14 июньдә уза

Әфганстанның бәйсез сайлау комиссиясе президент сайлауның икенче туры узачагын раслады, чөнки комиссия белдерүенчә, беренче турда намзәтләрнең берсе дә җитәрлек тавыш җыймаган.

Комиссия икенче турга Абдулла Абдулла һәм Әшрәф Ганинең чыкканлыгын хәбәр итә. Әфганстанның элекке тышкы эшләр министры Абдулла 45 процент, ә Дөнья банкының элекке икътисадчысы Әшраф Гани 31,6 процент тавыш җыйган.

5 апрельдә узган тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның 58 проценттан артыгы катнашты.