Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

Чараны оештыручы Татар конгрессы һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы белдерүенчә, җыенга 400дән артык кунакның килүе расланган. Аларның 90нан артыгы чит илләрдән, 200ләп кеше Русия төбәкләреннән һәм 100дән артык кунак Татарстанның үзеннән. Азатлык хәбәрчесе форумда катнашучылар белән сөйләште.