Мәҗлес 18 май Акмәчеттә зур җыен үткәрүдән баш тартты

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар мәҗлесе 18 май көнне Акмәчет үзәгендә зур җыен үткәрүдән баш тартты. Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров сүзләренчә, әлеге карар шимбә көнне Мәҗлеснең чираттан тыш утырышында кабул ителгән. Акмәчет үзәгендәге Ленин мәйданында гадәти зур җыен урынына якшәмбе иртәнге сигездә кырымтатар авылларында, аннары унбердә район үзәкләрендә махсус билгеләнгән урыннарда матәм чаралары узачак. Көндезге бердә Акмәчетнең Акмәчет бистәсендә Бөтенкырым матәм догасы кылыначак. Карамтатар сөргененең 70 еллыгы алдыннан Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырымда массакүләм чараларны тыючы фәрман чыгарган иде. Чубаров аны канунсыз дип атады.