Акмәчеттәге чарада полиция һәм Украина байрагы белән килүче арасында каршылык чыкты [ВИДЕО]

Your browser doesn’t support HTML5

Шәм яндыру чарасында каршылык

17 май көнне кырымтатарлар күпләп яшәгән Акмәчет бистәсендә сөргенең 70 еллыгы уңаеннан шәм яндыру чарасында полиция белән бер катнашучы арасында каршылык чыкты.

Бер ир кеше җирле мәчет янындагы мәйданга матәм тасмасы тагылган украин байрагы белән килде. Әлеге хәл чарадагы хокук яклаучыларда канәгатьсезлек уятты. Алар байракны алуны таләп итте, әмма ир кеше үзенең Украина ватандашы булуын һәм украин байрагы Русия кануны нигезендә тыелмавын әйтте.

Ун минут дәвам иткән сүз көрәштерүдән соң, полиция вәкиле бернинди нәтиҗәгә ирешмичә китеп барды. Бу хәл видеокамерага язып алынды.