Турчинов кырымтатарларга яклау белдерде

Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов сөргеннең 70 еллыгы уңаеннан кырымтатарларына мөрәҗәгать итте. Анда ул репрессияләр кырымтатарларының ватанына кайту хыялларын сүндерә алмаулары хакында әйтә.

Шулай ук Турчинов Югары Рада тарафыннан кабул ителгән сөргенгә сөрелүчеләрнең хокукларын торгызу турындагы канун кырымтатарларының Украинага кайтып урнашуына шартлар тудырачагына мөмкинлек бирер дип ышана. Турчинов авырлыклар үтеп Украина бөтенлеге торгызылуга өмет белдерә.