"Машинага байрак куйганга туктаттылар"

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымның Зуя бистәсәннән Исмаил Ибраһимов 18 май машинасына кырымтатар байрагы куеп уллары белән Акмәчеткә Матәм җыенына киткән. Акмәчет керешендә аны полиция капитаны туктатып "Ни өчен саклык каешы эләктерелмәгән?" дип бәйләнгән. Гәрчә каеш эләктерелгән булган. Ул капитанга "Нәрсә, күрмисеңме, каеш эләктерелгән. Безнең машинада байрак булганга туктатасыңмы" дигәч, тегесе "Күп сөйләшмә, хәзер машинаңда брезговиклар булмаганын сәбәп итәрбез" дигән, аннары йомшарып "Безгә өстән шулай куштылар" дигән. Ул үзенең Русиянең башка төбәгеннән килгәнен дә әйткән.