Русия белән Кытай 30 еллык газ килешүенә кул куйды

Русия президенты Владимир Путинның Шанхайга сәфәре вакытында Русиянең "Газпром" һәм Кытайның CNPC дәүләт нефтегаз ширкәте арасында 30 еллык килешүгә кул куелды. Русия Кытайга елына 38 миллиард кубометр газ сатачак.

"Газпром" җитәкчесе Алексей Миллер хәбәр итүенчә, килешүнең күләме 400 миллиард доллар. Газ бәясен Миллер яшерде, аны "сер" дип атады.

Тарафларның бәяләр турында килешә алмавы сәбәпле Русиянең Кытайга газ сату турындагы килешүе турында сөйләшүләр 10 елдан артык барды.