Төрек фильмы Канн фестиваленең төп бүләген алды

Нури Билге Җәйлан бүләк белән

Төркия режиссеры Нури Билге Җәйланның "Кыш йокысы" (Kış Uykusu) фильмы 67-нче Канн фестиваленең "Алтын пальма ботагы"н яулады. Канн фестиваленең төп бүләген 18 фильм дәгъва итте.

"Кыш йокысы" Антон Чеховның өч әсәре нигезендә эшләнгән. Җәйланның җиденче әсәре. Аның өч әсәре Канн фестивале бүләкләренә ия булган иде инде.