Литвада президент сайлауның икенче туры үтә

Литвада якшәмбе Европарламентка сайлау һәм ил президентын сайлауның икенче туры үтә.

Хәзерге президент Даля Гарибаускайте һәм социал-демократ Зигмантас Бальчитис өчен тавыш бирәләр. Гарибаускайте беренче турда 46%ка якын, Бальчитис 13,5%тан күбрәк тавыш җыйды. Бальчитис Европарламентка сайлауда социал-демократлар исемлегеннән беренче килә. 10 мандат өчен 10 исемлек намзәтләре көрәшә.

11 майда Литвада үткән президент сайлауның беренче турында җиде намзәтнең берсе дә сайлаучыларның яртыдан артык тавышын казана алмады.