Җәмилев Кырымның тиздән Украинага кайтуына өметләнә

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев Кырымның берничә ай эчендә Украинага кайтуына өметләнә. Киевта Азатлык радиосының украин редакциясе сорауларына җавап биреп Җәмилев Русиягә икътисади басымның дәвам итүе Кырым мәсьәләсен чишүне тизләтергә мөмкин, диде. Ул шулай ук Русия элитасында Путинга карата ризасызлыкның арта баруы турында да әйтте.