Русия мөселманнары Путиннан Кырымда ислам уку йортын ачуны сорый

Русия мөфтиләр шурасы Кырымда ислам институты булдыруны сорап хакимияткә мөрәҗәгать итте. Әлеге мөрәҗәгать белән президент идарәсенә Русия Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов чыккан.

Аның сүзләренчә, мондый уку йорты кирәклеге турында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинның Кырымга сәфәре һәм мөселманнар белән очрашуы барышында билгеле булган.

«Без Кырымда мондый югары уку йорты булмавы турында сөйләштек һәм нәтиҗә буларак президент идарәсе һәм хөкүмәткә аны булдыруга рөхсәт бирүне сорап хатлар әзерләп җибәрдек», ди ул.

Кырым исламны өйрәнү фәнни үзәге профессоры Айдер Булатов сүзләренчә, кырымтатар яшьләре дини белемне чит илдә ала һәм бу кырымтатарлары традицияләренә бик үк туры килеп бетми.

«Совет заманыннан соң монда ислам руханиларын әзерләүче бер генә дә уку йорты ачылмады, шуңа белем алу өчен күпләр Төркия һәм гарәп илләренә китте. Ә аннан алар кырымтатарларына ят булган белем белән кайтты. Шуңа үзебездә уку йорты ачу бик мөһим», ди ул.