Җәмилевкә сөрген турында архив документлары тапшырылды

Your browser doesn’t support HTML5

Украина иминлек хезмәте Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевкә кырымтатар сөргене турында архив документларын тапшырды.

Дүрт томлык материалларда кырымтатар халкының 1944 елдан бүгенгә кадәр тарихы документлар белән нигезләнгән.

Украина фәннәр академиясе каршындагы тарих институты иминлек хезмәте архивы һәм башка үзәк архивлар белән берлектә Икенче дөнья сугышы вакытында Кырымдагы милләтләрне юкка чыгаруны һәм Кырымның Украинага керүен дәлилләгән документлар җыентыгын әзерләгән.

Шулай ук 1950-1980 елларда кырымтатарларының ватаннарына кайтуы турындагы документлар аерым бүлеккә тупланган.

Соңгы бүлек кырымтатарларының бүгенге проблемнарына, аларның 1990 елдан бүгенгә кадәр социаль җайлашуына бәйле.