Путин Хәмитовның вазифадан азат итү үтенечен канәгатьләндерде

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов 14 сентябрьдә сайлауда катнашу өчен Русия президенты Владимир Путиннан үзен вакытыннан алда вазифадан азат итүен сорады.

“Республика башлыгы вазифасына көзге сайлауда катнашу өчен мине вакытыннан алда эштән азат итүегезне сорыйм”, диде ул.

Путин Хәмитовның үтенечен канәгатьләндерде.

Башкортстан башлыгын сайлау 2015 елда узарга тиеш иде.

Узган елның көзендә бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Хәмитовны вазифасыннан бушатуны сорап республиканың югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде.