Казанда узган "Йолдызлы велотөн"дә ике меңләп кеше катнашты

Your browser doesn’t support HTML5

31 майдан 1 июньгә каршы төндә Казанда "Йолдызлы велотөн" исеме астында велосипедчылар чарасы үтте. Анда катнашкан ике меңнән артык велосипедчы башкаланың тарихи урыннарын күрү белән бергә, радио аша Казанның танылган шәхесләре белән дә танышты.