Һиндстанда яңа штат барлыкка килде

Һиндстанның көньяк-көнчыгышындагы Андхра-Прадеш штатыннан Телангана исемле яңа штат аерылып чыкты. Һиндстанның яңа 29нчы штатында 35 миллион кеше яши.

Ике штатның да башкаласы Хәйдәрабад каласы санала. Андхра-Прадешка яңа башкала 10 елдан булдырылачак, дип фаразлана.

Штатлар биредә яшәүчеләрнең хөкүмәтнең аларны кайгыртмавына ризасыгы сәбәпле аерылды.