Анна Политковскаяны үтертүне оештыручы һәм үтерүче гомерлек төрмәгә хөкем ителде

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе «Новая газета» журналисты Анна Политковскаяны үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Лом-Али Гайтукаевка гомерлек төрмә җәзасын чыгарды.

Җинаятьне кылган Рөстәм Мәхмүдовны шулай ук гомерлек төрмә көтә.
Үтерүне оештыруда катнашкан дип танылган Сергей Хаҗикорбанов 20 елга, Җәбраил Мәхмүдәв – 14, ә аның абыйсы Ибраһим 12 елга иректән мәхрүм ителде.

Анна Политковская 2006 елда Мәскәүдә үз өе янында атып үтерелде. Аны кушып үтерткән кеше исә әле һаман билгеле түгел.