Кырымда Русия көне бәйрәме дәүләт дәрәҗәсендә узды

Your browser doesn’t support HTML5

Кырым башкаласы Акмәчеттә беренче мәртәбә дәүләт дәрәҗәсендә оештырылган Русия көне бәйрәме автозаклар, самооборона, ОМОН һәм рус халык җырлары белән истә кала. 12 июньдә Акмәчетнең "Локомотив" стадионына ун меңләп кеше җыелды. Стадионга керү өчен кешеләр сәгатьләрчә чират торды. Тәртип сакларга махсус бүлекләрдән һәм "Кырым самооборонасы"ннан берничә йөз кеше җәлеп ителде.