Русия десантчылары Украина чигенә терәлеп урнашты

Your browser doesn’t support HTML5

Украинаның Донецки өлкәсендәге Новоазовски шәһәре янында Русия десантчылары төркеме Украина чик сызыгына терәлеп үк урнашты. Десантчыларның хәрби машиналары һәм чатырлары күзгә күренеп тора. Биредә Украина чик сакчылары да үз позицияләрен ныгыта. Бу тирәдә әле хәрби бәрелешләр булмаган һәм җирле халык та әлегә һәммә нәрсә тыныч дип белдерә.