Израилнең Газзә сызыгына ут ачуы нәтиҗәсендә ике фәләстинле яраланган

Израил һава көчләре Газзә сызыгында сугышчыларга каршы ут ачты. Хәрби идарә барлыгы 12 урынга ут ачылуын әйтте.

Алдагы көнне фәләстин хәрби берләшмәләре Израилның көнъягына ут ачкан иде. Ракетаның берсе Сдерот шәһәрендәге заводка эләккән.

Израилдә беркемгә зыян килмәсә, Газзә сызыгында ике фәләстинле җәрәхәтләр алды.