Һиндстанда төзелеп килүче бина ишелгән: корбаннар бар

Һиндстанда көньяктагы Ченнаи шәһәрендә төзелеп килүче 11 катлы бина ишелеп ким дигәндә тугыз кеше үлгән. Корбаннарның иң күбе – төзүчеләр.

Шулай ук җимерекләр астында яңгырдан качып торучы кешеләр дә калган булу ихтималлыгы әйтелә. Барлыгы 27 кешене коткара алганнар.