Эдуард Шеварднадзе: "Диктаторлыкның киләчәге юк, дип ышанам"

Your browser doesn’t support HTML5

1985 елдан Советлар берлегенең тышкы эшләр министры булган Эдуард Шеварднадзе 1990 елның 20 декабрендә вазифасыннан китте. "Мин китәм. Аптырамагыз, ачуланмагыз. Бу минем акрынлап тамыр җәюче диктатурага җавабым. Илебездә барган процессларга ышанычым юк, халыкка авыр булачак. Диктаторлыкның киләчәге юк, дип ышанам. Киләчәк демократик һәм ирекле булырга тиеш", дигән иде Шеварднадзе тышкы эшләр министры вазифасыннан киткәндә.