Бакчасарайда тиздән Татарстан тарих институтының кырым фәнни үзәге ачылачак

Бакчасарайда тиздән Татарстан тарих институтының кырым фәнни үзәге ачылачак һәм әлеге тантанага республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм галимнәр килер дип көтелә.

Кырым тарих музеен булдырган Гуливер Альтин сүзләренчә, үзәкне финанслау һәм хезмәт хакларын түләү Татарстан казнасы хисабына башкарыла. Әлегә фәнни үзәктә биш кеше эшләр дип планлаштырыла, аннары бу санны арттыру күздә тотыла.