Татарстан укучылары узган ел белән чагыштырганда БДИны начаррак тапшырган

Агымдагы елда Татарстан укучылары Бердәм дәүләт имтиханын үткән ел белән чагыштырганда начаррак тапшырган. Моңа карамастан, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында алынган нәтиҗәләрдән канәгать, чөнки Русиякүләм күрсәткечләре белән чагыштырганда, республика күрсәткече, рус әдәбиятыннан тыш, барлык фәннәрдән югарырак.

"Татар-информ" язуынча, бөтенрусия баллары белән чагыштырганда, Татарстан укучыларының нәтиҗәләре 2-11 баллга югарырак.

Элегрәк Азатлык Татарстанның бер районында БДИ вакытында кызларны чишендереп тикшерүләре турында язган иде.