Кытайда ураза тоткан уйгыр студентларына уку йортыннан куу белән яныйлар

Кытайның Кашгар көллиятендәге уйгыр мөселман студентларына Рамазан тотуны дәвам иткән очракта уку йортларыннан куу белән яныйлар.

«Көллият җитәкчелеге уйгырларга ураза тотуны һәм Рамазанның башка шартларын үтәүне катгый тыйды. Ураза тотудан баш тартмаучылар кара исемлеккә кертелгән һәм аларның исемнәре Кытай коммунистик партиясе җитәкчелегенә җибәрелгән», диде үз исемен әйтергә теләмәгән бер укучы кыз.

Моннан тыш, уку йортына якын булган барлык рестораннарга студентлар авыз ача алмасын өчен ифтар вакытына ябылу боерыгы бирелгән.