Татарстан президенты өч эффектив төбәк башлыгының берсе

Рөстәм Миңнеханов

Ватандашлар җәмгыяте фонды игълан иткән хисапка караганда, Татарстан президенты иң нәтиҗәле эшләүче төбәк башлыклары арасында өченче урында.

Иң эффектив губернатор - Ямал-Ненец автоном бүлгәсе башлыгы Дмитрий Кобылкин. Икенече урында Калуга өлкәсе башлыгы Анатолий Артамонов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ике айда Мәскәү мэры Сергей Собянин 10 дәрәҗәгә төшкән.