Израил тагын 16 мең резервистны җыя

Израил саклану министрлыгы Газзә сызыгында Хәмәскә каршы хәрби чараны дәвам итү өчен өстәмә рәвештә 16 мең резервистны чакырачагын игълан итте. Шулай итеп чакырылган резервистлар саны 86 меңгә җитте.

Израил Газзәдәге БМО мәктәбенең утка тотылуын тикшерәчәген белдерде. Анда ким дигәндә 16 кеше үлде, дистәләрчәсе төрле җәрәхәтләр алды.

Израил хөкүмәте вәкиле фәләстин сугышчылары мәктәп тирәсеннән атуларын һәм нәтиҗәдә аларның хәрбиләре моңа җавап буларак ут ачуын әйтте.