Мәгърифәтче Зәйнулла Рәсүлев тууына 180 ел
Your browser doesn’t support HTML5
"Үз халкының рухи патшасы", танылган башкорт мәгърифәтчесе 1880 елларда Троицкида ачкан “Рәсүлия” мәдрәсәсе мөселман дөньясының иң танылган уку йортларының берсе булган. Уфада узган Зәйнулла ишанга багышланган җыенда Русия, Казакъстан, Азәрбайҗан, Украинадан фән, сәнгать һәм дин галимнәре катнашты. Быелгы җыен Зәйнулла Рәсүлев мирасы белән яшьләрне таныштыруга багышланды, диде Азатлыкка Тарих һәм әдәбият институтының әдәбият бүлеге мөдире Миңлегали Нәзергулов.