Мәхкәмә Раил Сарбаевны икенче тапкыр аклады

Your browser doesn’t support HTML5

Мәхкәмә бюджет акчаларын шәхси мәнфәгатьләрдә куллануда гаепләнгән Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаевны аклау карарын чыгарды. Сарбаев 1.6 миллион сум бюджет акчасы исәбенә шәхси мәнфәгатьләрдә махсус очкыч яллап Австриягә барып кайтуда гаепләнгән иде. Мәхкәмәдә ул моны элекке президент Мортаза Рәхимов кушуы белән эшләгәнен белдерде.