Кырымтатарлары сөрген корбаннарына һәйкәлне ошатмады

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымда сөрген корбаннарына һәйкәл проекты бәйгесе тәмамланды. Сайлап алынган һәйкәл сөргенгә дучар булган кырымтатарлары, әрмән, греклар, болгар һәм алманнарның истәлегенә куелачак. Кырымтатарлары әлеге проектны ошатмады, алманнар аның тирәсендә ял итү урыны ясауга ризасызлык белдерде.