Мәҗлес Русия телевидениесендә күрсәтелгән "Кырым хәлифәте" тапшыруына ризасызлык белдерә

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар Милли мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Али Хәмзин июль аенда Русия телевидениесендә күрсәтелгән "Крымский халифат" тапшыруына тәнкыйть белдереп аны "провокацион ялган" дип атады. Авторы Андрей Балицкий булган тапшыруда Кырым мөселманнары һәм кырымтатарлары Сүриягә сугышчылар җыя, дип күрсәтелгән.