Истанбул җыенында кырымтатар тарихы турында чыгышлар булды

Your browser doesn’t support HTML5

Истанбул университетында төрки халыкларның тарихына багышланган 8нче халыкара фәнни җыен тәмамланды. (30 сентябрь-4 октябрь). Чыгышлар арасында Кырым ханлыгында хатын-кызлар киеменә көнчыгыш йогынтысы, XIII-XIX гасырларда мөселмнан кабер ташлары турында чыгышлар яңгырады. Литвадан килгән галимә Польшадагы караим язулары архивы белән таныштырды.