Хәмитов президент буларак соңгы юлламасын ирештерде

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның кышкы ялга кадәр җыелган соңгы утырышында президент Рөстәм Хәмитов елга йомгак ясады. Президент буларак бу юлламасын ул соңгы тапкыр тәкъдим итте. Депутатлар беренче укылышта "президент" атамасын "башлык" дип үзгәртү канунын хуплады.