Төркиядә кырымтатарларны яклау кампаниясе җәелә

Your browser doesn’t support HTML5

Бу көннәрдә Төркиядәге кырымтатар җәмгыятьләре Кырымдагы милләттәшләренә теләктәшлек кампанияләрен оештыра. Истанбулда кырымтатар яшьләре туристлар җыелган урыннарда урам кәгазьләре тарата. Шимбә көнне Истанбул кырымтатар үзәге яшьләр җыенын һәм зур йөреш уздыра. Кырымтатарлар Төркия хөкүмәтенә Кырымдагы киеренкелекне чишүдәге ролен арттырырга чакыра.