Казанлылар чит ил тауарларын куллана, Русиянекен яклый

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе чит ил тауарларын куллануын таный. Алардан башка тормышны күз алдына китерә алмаучылар да бар. Яшелчә, җитләк-җимеш, кием-салым, косметика чит илнеке булуын әйттеләр. Әмма күбесе Русия хакимиятенең чит ил тауарларын тыю карары белән килешә.