Бүген Казанга поездда Украинадан тагын 64 качак китереләчәк. Аларны «Кварт» кунакханәсендә урнаштыру планлаштырыла.
Әле дүшәмбе көнне генә Казанга Украинадан бер төркем качаклар килде. 64 кешенең күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар иде.
Татарстан миграция хезмәте 1 августка республикада ике меңнән артык качак теркәлүен белдергән иде.