Алтай халкында туй йоласы

Авылның атамасы коры далада үсеп утырган ике агачтан килә. Туй йоласы вакытында кияү һәм кәләш нәселләрен гәүдәләндергән агач ботаклары җиргә утыртыла.

Туй йоласы май һәм мамык ярдәмендә ут төртүдән башлана.

Кияү кәләшкә күлмәк сатып ала.

Кияү гаиләсе әгъзалары кәләш йортына чаршау алып килә, соңнан ул яшьләрнең йокы бүлмәсенә урнаштырыла.

Ике якның туганнары бер-берсен яхшы белсә дә, йолага күрә үзләре белән таныштыра.

Кәләшне киендерү

Кәләшнең туганнары кәләшне кияү йортына озата.

Кәләшнең сеңелләре кәләшнең чәчен ике толымга үрә -- киягә чыгу билгесе.

Кунаклар теләк теләгән арада кияү бәрән башы һәм ит салынган савыт тотып тора.

Туганнар яшь гаилә хөрмәтенә ут төртә, кияү итне пешергә куя.

Кәләш ит шулпасын утка сибә -- риваятькә күрә, ялкынның биеклеге киленнең уңганлыгын күрсәтә

Туй йоласыннан соң яшьләр киемен заманчага алыштыра, мәҗлес дәвам итә.

Тамада кәләшкә сораулар, биремнәр бирә.

Туй табыны

Дивардагы келәмгә "Мәхәббәт һәм бәхет" дип язылган.