Суверенитет көнендә Казанда "Уйнагыз гармуннар" бәйрәме үтте

Your browser doesn’t support HTML5

30 август – Татарстан бәйсезлек декларациясе кабул ителгән көн Казанда "Уйнагыз гармуннар" бәйрәме белән билгеләп үтелде. Камал театры алдында оештырылган бәйрәм сәхнәсендә Татарстан сәнгатьчеләре белән беррәттән Чуашстан, Мари Иле республикалары, Киров өлкәсе һәм башка төбәкләрдән килгән татар җыр һәм бию осталары да Татарстан мөстәкыйльлек декларациясенең 24 еллыгын котлады.