"Казан ит комбинаты" эшчеләре 7 ай алмаган акчаларын таләп итә

Чәршәмбе көнне "Казан ит комбинаты" хезмәткәрләре шигарләр тотып Казанның Ирек мәйданына чыкты.

Чарада 15ләп кеше катнаша. Аларның сүзләренә караганда, эшчеләр җиде ай хезмәт хакы алмыйча эшли, дип хәбәр итә KazanFirst сәхифәсе.