Асия Зиннурова: "Милли хәрәкәттә булу – куркаклар эше түгел"

Your browser doesn’t support HTML5

Чаллы үзәгендә чиркәү салынырга тиешле урында боз сарае салынды һәм шушы көннәрдә Чаллы хоккей такымы биредә тугызынчы-унынчы уен сезонын башлап җибәрде. Милли хәрәкәт вакытында үз сүзен әйтмәсә, фидакарь апалар булмаса, биредә чиркәү чаңнары сугып торасы булган. Ә хәзер бирегә йөзләгән бала, яшьләр, өлкәннәр, меңләгән тамашачы килә. Шушы урында чиркәү салуга каршы чыгучыларның берсе, каршылык чараларында башлап йөргән Асия Зиннурова белән очрашып, шул чорларны искә алдык.