Львивта кырымтатарлар оешмасы төзелә

12 сентябрьдә Львив (Львов) мэры Андрей Садовый һәм Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров бу шәһәрдә кырымтатарлар оешмасы төзү турында сөйләште. Чубаров бу хакта Facebook-та хәбәр итте.

Чубаров сүзләренчә, бу оешма кырымтатарларны рухи яктан берләштерәчәк, дип белдерә "Вголос". Чубаров Украинадагы кайбер шәһәрләрдә кырымтатарларның оешмалары төзелүне, ә Киевтагысын бөтенесе белән дә хезмәттәшлектә дип әйтте. Львив оешмасы киләчәктә җитәкчелекне сайлап куярга тиеш.

Львив өлкәсендә 2300 кырымтатар теркәлгән, алар Кырым аннексияләнгәч ярымутраудан китәргә мәҗбүр булган.