Каталония бәйсезлеге тарафдарлары урамнарга чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Каталония халкы Испаниядән бәйсезлек референдумы үткәрү мәсьәләсендә тәвәккәл булуын белдерү өчен 11 сентябрь көнне сары һәм кызыл төсләр белән Барселона урманарын тутырды. Каталония әләмендәге кызыл һәм сары төсләрдәге киемнәр кигән, әләмнәр күтәргән йөзләрчә мең кеше урамнарга зур V хәрефе ясап тезелде. Бу V хәрефе, алар ниятенчә, җиңү, ирек һәм тавыш бирү дигәнне аңлата, чөнки бу сүзләр шушы хәрефтән башлана.