Кырымтатар мәҗлесе йортыннан куып чыгарылды

Your browser doesn’t support HTML5

Кырым башкаласы Акмәчеттә 18 сентябрьдә мәхкәмә вәкилләре Кырымтатар мәҗлесен йортыннан куып чыгарды. Мәҗлес урнашкан бинага 15ләп мәхкәмә хезмәткәре килде һәм хөкем карары нигезендә "Кырым" хәйрия вакыфының барлык күчемсез милке, шул исәптән Шмидт урамында урнашкан әлеге бина һәм банк хисапларының тартып алынуын белдерде.